14 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Мәмәшир урта мәктәбе укучылары кунакта булды. Алар китапханәдә ачылган, үзләренең якташлары, рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Соңыннан Мәхмүт абый балалар өчен лотерея уйнатып алды. Берничә кешегә истәлекле бүләкләр тапшырды.