«Бергәләп коррупциягә каршы» дигән квест-уен

2023 елның 18 июле, сишәмбе

18 июльдә «Ялкын» яшьләр (яшусмерләр) клубында Зур Кукмара авылы яшүсмерләре белән «Бергәләп коррупциягә каршы» дигән квест-уены үткәрелде. Уен башында катнашучылар "коррупция" термины, аның барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар. Чара барышында яшусмерләр төрле ситуацияләрне күзаллауда катнаштылар (юлларда, уку йортларында, медицина үзәкләрендә), коррупция ситуацияләре буенча сорауларга җавап бирделәр, мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чара "Коррупциягә юк диген!" видеоматериалын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International