19 июльдә «Ялкын» яшьләр (яшусмерләр) клубында Зур Кукмара авылы яшүсмерләре белән «Яшүсмер һәм закон» дигән хокукый темага квест-уен үткәрелде. Чара «Закон», «Конституция», «Җинаять» кебек төшенчәләр һәм терминнар белән танышудан башланды. Уен барышында балалар закон һәм хокук турында сорауларга җавап бирделәр, көндәлек тормышта үз хокукларын һәм бурычларын кайда тормышка ашыруларын һәм нәрсә өчен җаваплы булуларына төшенделәр.