20 июльдә "Ялкын" яшьләр (яшусмерләр) клубында 5-8 сыйныф укучылары өчен» "Барысы турында " дигән интеллектуаль квиз-викторина уздырылды. Катнашучылар «табигать», «әкиятләр», «күңел ачу математикасы», «логика», «һөнәр» темаларында ярыштылар. Һәр темада төрле катлаулылык дәрәҗәсендә сораулар бар иде. Уен барышында катнашучылар активлык, кызыксынучанлык һәм эрудиция күрсәттеләр.