Көмеш яшьтәге волонтерларның рәссам М. Исмәгыйлев белән очрашуы

2023 елның 21 июле, җомга

20 июльдә Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе белән танышу өчен көмеш яшьтәге волонтерлар булды. Волонтерлар рәссамның иҗатын югары бәяләделәр. Мәхмүт Исмәгыйлев шулай ук шигырьләр һәм җырлар яза. Чара барышында китапханәче Сәлимова Т.Х. аның  шигырьләрен укыды, "Җырлыйм дуслар сезнең өчен" җырын тыңладылар. Шулай ук фольклор көненә багышланган “халык мәдәнияте борынгыдан бүгенгега кадәр" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International