17 нче июльдә Россиядә бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Ул гореф - гадәтләрне саклау, киләчәк буынга тапшыру, популярлаштыру максатын күздә тота. Шушы акция кысаларында 20 нче июль көнне А.Булатов исемендәге ял паркында С.Михалков исемендәге балалар китапханәсе һәм Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсе нәни дусларыбыз өчен “Хәзинә” дип аталган фольклор-уен программасы үткәрде. Районыбызда яшәүче күпмилләтле халыклар, аларның уеннары, киемнәре, биюләре, бизәнү әйберләре, уен кораллары турында мәгълүмат бирелде. Балалар бик теләп, буыннан-буынга тапшырылып килүче уеннар уйнады, табышмаклар чиште. “Балалар фольклоры дөньясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә алар күңеленә хуш килде.