Мәгълүмат сәгате: "Россиядә флотның барлыкка килүе»

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Хәрби-Диңгез Флоты көне алдыннан китапханәнең яшь укучылары өчен Үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Л.Р. «Россиядә флотның барлыкка килүе» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Компьютер презентациясе ярдәмендә балаларга Россия флоты барлыкка килү тарихында кечкенә экскурсия үткәрелде. Алар хәрби диңгез флоты бәйрәменә нигез салучы Адмирал Н.Г.Кузнецов, Европага тәрәзә ачкан Рус патшасы Петр I турында белделәр. Чара ахырында балалар «диңгез сугышы» конкурсында катнаштылар, «Андреев флагы астында» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International