Кукмарада “Бөтенроссия экология өмәсе – Яшел Россия” акциясе узды

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

        Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатыннан һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм  экология елы уңаеннан 31 августта “Бөтенроссия экология өмәсе – Яшел Россия” акциясе узды. Чараның оештыручылары булып  Россия экология фонды “ТЕХЭКО”, “Бердәм Россия” партиясе һәм башка төрле оешмалар торды. Районыбызда әлеге  акция кысаларында төрле оешмаларның территорияләре, мәктәпләрнең ян бакчалары яңартылды, авылларда чишмәләр, коелар, агачлыклар чистартылды. Акциядә илебез буйлап миллионлап кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International