Кукмара район электр элемтәсе узелы беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә барырга ярдәм итте!
Балаларны мәктәпкә әзерләү-ата-аналар өчен җаваплы һәм чыгымлы вакыт. Районда матди кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү традициягә әверелде. Безнең арада төрле гаиләләр бар: муллыкта яшәүчеләр дә, акчага мохтаҗ булганнар да, күп балалы гаиләләр дә, тулы булмаган гаиләләр дә. Белем көнендә һәр бала яңа форма кия, кулына матур портфель ала һәм гомумән иң яхшысы булырга тели. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бер генә бала да яшьтәшләре арасында үзен уңайсыз хис итмәсен һәм яңа уку елын күтәренке һәм яхшы кәефтә башласын өчен үткәрелә. Кукмара район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашу инде яхшы традициягә әверелде. Бүген беренче портфельләрен Кукмара РУЭС җитәкчесе Руслан Таһир улы Мифтахов тапшырды.