С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә, “Шәфкатьлелек” реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен, китапханәче Ләйсән Әхмәтова Россия Дәүләт флагы тарихы буенча “Россия флагы дәүләт горурлыгы” дигән танып белү сәяхәте үткәрде. Ул балаларга Россия флагы барлыкка килү тарихы, өч төснең нәрсә аңлатуы һәм флагның нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Чарада флаг һәм Россия турында шигырьләр, Ватан турында мәкальләр яңгырады. Балалар «Россиянең Дәүләт символикасы» викторинасы сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.