Үрәсбаш балалар бакчасында эшләүчеләр пластик шешәләрдән әкият геройлары ясаганнар

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Үрәсбаш авылының “Чулпан” балалар бакчасы да әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора. Бакча мөдире Любовь Павлова сүзләренә караганда, коллектив әти-әниләр белән берлектә җәйге чорда шактый эшләр башкарган: бакча территориясен әйләндереп алган койма-рәшәткәләр яңартылган, “гөмбә”ләргә чистартып комнар тутырылган, идән-тәрәзәләр буялган. Уен мәйданчыгындагы пластик шешәләрдән ясалган чәчәк, әкият геройлары, ташбака, пальмалар да карап кына торырлык. Балаларга эстетик тәрбия бирүдә, матурлыкка өйрәтүдә әлеге эшләнмәләрнең әһәмияте, әлбәттә, зур.

   Урясьбашский детский сад  «Чулпан» еще издали обращает на себя внимание. По словам заведующей  Любови Павловой, за лето коллектив совместно с родителями проделал большую работу: обновили огораживающий территорию забор, прибрались в песочницах и завезли песок, покрасили стены и окна. На игровых площадках выросли цветы и пальмы, изготовленные из пластиковых бутылок, появились сказочные герои.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International