Балыклы авылында терроризмга һәм экстремизга каршы кичә үтте

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Балыклы авылы китапханәсендә "Без - террорга каршы!" - дигән кичә үткәрелде. Укучылар иң элек китап күргәзмәсе белән таныштылар, аннары террор темасына уздырылган әңгәмәдә фикерләрен бүлештеләр. Әлеге темага рәсемнәр, плакатлар ясадылар. 

Әлеге чара милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3нче – 30 нчы сентябрьләрдә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында уздырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International