Ак калфак

2023 елның 8 сентябре, җомга

Кукмара районы «Ак калфак» инициативасы белән Арпаяз авылы клубында 31 нче август көнне “Авылым киленнәре” бәйгесе үткәрелде. Районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина бәйгенең төп максаты -татар халкының  килен төшерү, килен токмачы, кияү мунчасы,кияү пилмәне кебек йолаларын искә төшерү, гаилә ядкарьләрен саклау, гаилә кыйммәтләре,аларны яшь буынга тапшыру  булуын искә алдыБәйрәм чарасы бишектә сабыйны тибрәтеп, бишек җыры җырлап,баласына изге теләкләр теләп дога кылган ана күренешеннән белән башланып китте. Сәхнә татар өе итеп белән бизәлгән, ап-ак мичтә учак яна, плитә өстендә чүлмәк белән аш пешә, чәй кайный. Бабабыз учакны караштыра. Киленгә оныкны карарга да ярдәм итә.

Катнашучы киленнәр Әһлиева Әлфинур, Әлфия Мәрдәнова, Әдилә Мөлекова, Хаҗипова Зөлфия, Габдерахманова Язиләләр бәйгенең беренче өлешендә   үзләре белән таныштырып үттеләр; һәрберсе ничек килен булып төшүен,нинди гореф-гадәтләр белән каршы алуларын сөйләде.

 Киленнәрнең стажлары бер елдан утыз ике елга кадәр.  Әһлиева Әлфинур апаның тормышы бик гыйбрәтле. Ул әти-әнисе инде вафат булган,  Дусай авылы егете Галимулла абыйга кияүгә чыккан. Галимулла абый гаиләдә олы ир бала, аннан соң эне-сеңелләре булган. Әлфинур апа исә ,курыкмыйча, шушы нигезгә килен булып төшкән.Ире белән бергәләп, балаларны аякка бастырганнар, аларны хәрби хезмәткә озатып, каршы алып олы тормыш юлларына бастырганнар. Авырлыклар  алдында  югалып калмаган, җиңеп чыгарга үзендә күп көч тапкан,сабыр булган Әлфинур апа.Ул әле калфаклар тегү ,чигү буенча  остасы да.

 Икенче олы киленебез Әлфия Мәрдәновага сикәлтәле тормыш юлларын зур сабырлык белән үтеп,30 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган.  Тәҗрибәле остаз.22 ел кайнана белән яши.Биш бала анасы.Тормышлары түгәрәкләнеп, ике балага тормыш бүләк иткәч, аларга авыр кайгы килеп төшә, йорт җирләре янып көлгә әйләнә, тормыш иптәше Габделхак абый гаилә әгъзаларын уттан чыгарып йөргәндә ,ут эчендә калып һәлак була. Әлфия апа балаларны ятим итмим, әбиләреннән аермыйм дип ,иренең энесе Илфат абыйга кияүгә чыга.

Язилә Габдерахманова Балтач кызы.47 яшендә килен булып төшә.Аның килен булып төшкәненә әле дүрт кенә ел.Әмма  инде ул бу авылны,авыл халкы аны үз иткән. Иҗади шәхес. Күңеле тулы матурлык:бегонияләрне яратып үстерә,шигырь бәетләр яза,матур итеп җырлый,мәдәния йортында үткәрелгән һәр чарада теләп катнаша.

Хаҗипова Зөлфиянең киленлек стажы 23 ел.Ике бала анасы.Ашарга пешерү,кул эшләрен яратмаса да, ул җир кешесе,күңеленә бакча эше якын.Бик зәвыклы.Күңеле моң тулы булса да,тәвәккәл,ирләр эшли алмаган эшләрне дә эшләп куя,җырлавы белән тамашачыларны әсир итә.Иң күп гаилә ядкарьләре туплаучы да Зөлфия ханым.

 Әдилә Мөлекова әле яшь килен.Югары белемле Өлге кызы.Районның сәнгать мәктәбендә укыта.Иҗади шәхес.Алтын куллы яшь килен.Булачак ире белән мәктәп елларында бергә укысалар да, бер- берсен күрмәгәннәр.Ә менә еллар үткәч, кавышып та, куйганнар. Өлкән киленнәр белән киңәшеп,серләшеп яшәргә,игелекле балалар үстерергә,авылның күркәм гаиләсе булырга насыйп булсын үзенә!

Катнашучыларның һәркайсы үзенең кул җылысы белән эшләнгән эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр иде. Анда чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, баш яулыклары, сөлгеләр, бәйләгән носки һәм башмак төрләре,кулдан бәйләгән мунчала төрләре, җылы кофталар, үзләре теккән – чиккән алъяпкычлар, кун мозаик эшләнмәләр,күннән чиккән сумкалар, Нократ буйларын, авылны сурәләгән картиналар урын алган.

Киленнәр  иҗади номинациядә дә сынатмады.Әлфинур ханым оныкларын чыгарып җырлатса, Мәрдәнова Әлфия   “Әйтелмәгән васыять” спектакленнән өзекне үзәкләргә үтәрлек итеп сөйләде. Ул мәдәният йорты сәхнәләштергән Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”драмасында төп ана ролен башкаручы да. Авылыбыз сандугачлары Хаҗипова Зөлфия, Габдерахманова Язилә җырлавын халык яратып тыңлады, алкышларга күмде. Яшь килен Әдилә Мөлековага  әтисе ярдәмгә килде гармунчы, җырчы Илнур Вәлиуллин үзенең моңлы җырларын тамашачыларга җиткерде.

Бәйгенең “Гаиләм ядкаре” дигән өлешендә киленнәр әби-бабайларыннан калган ядкарьләр белән таныштырып үттеләр: төрле елларга караган күкрәкчәләр, калфаклар, чиккән ашъяулыклар, карават читләре, тәрәзә пәрдәләре, стенага эленә торган матур үрнәкле җәймәләр, кызыл башлы сөлгеләр, алкалар,үрелгән чыбыркы, тимердән эшләнгән эш кораллары һ.б.Үзе бер музей булырлык.

Бәйрәм барышында  Зөмәрә ханым киленнәргә гореф-гадәтләргә кагылышлы сораулар бирде. Алар бу очракта да югалып калмадылар.Шунысын да искәртәсе килә: киленнәр балаларына да бик мәгънәле татар исемнәре кушканнар.

“Милли ризык” номинациясендә гүзәл затлар  үзләре белән гаиләдә яратып ашала торган ризыкларның рецептлары белән таныштырдылар.

Менә шулай ,бу бәйге гаилә кыйммәтләрен саклауны,өч буын бергә яшәгән гаиләлрнең нык,какшамас булуын да күрсәтте.

Бәйрәм бик матур бай эчтәлекле булды.

Киленнәр түбәндәге номинацияләрдә җиңүче булдылар:

Әһәиева Әлфинур -“Алтын куллы килен”-

Мәрдәнова Әлфия-“Иң сабыр килен”

Язилә Габдерахманова –“Иң булган килен”

Хаҗипова Зөлфия- “Иң моңлы килен”

Әдилә Мөлекова -–“Иң уңган килен”

 “Ак калфак” җәмгыяте әгъзалары да бик җылы сүзләр җиткерделәр,киленнәргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бәйрәм программасы бай эчтәлекле, оста зәвык белән оештырылды, кызыклы уеннар һәм матур җырлар белән үрелеп барды.Киленнәр жюри әгъзаларын да селкетеп алдылар;ике арада блиц уен оештырылды.

Бу чараны оештырган, авылны аякка бастырып,җанландырып торучы, борынгы йолаларыбызны искә төшереп,мәдәният өлкәсенең бөтен нечкәлекләрен белеп, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган клуб хезмәткәрләре Рөстәм һәм Илмира Ибраһимовларга,шул исәптән районның”Ак калфак” оешмасына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Авылга килен төшә.Ул бәхетле мизгелләр-никаһ,туйлар белән узып та китә.Ә тормыш сынаулары бер-бер артлы килә тора,ә аны сабырлык,түземлек аша үткәреп җибәрү өчен дә зирәклек,түземлек кирәк.Районыбызда  алты айга 78  гаилә корылып,60 ы аерылган икән,бу бәйгенең кирәклеге көн кебек ачык.

Районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе: Зөмәрә Җиһаншина, Арпаяз авылы ”Ак калфак”берлеге оешмасы җитәкчесе:Ибраһимова Илмира

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International