9 сентябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Китаплы җәй” әдәби фестивале узды. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапстан» Республика проектының йомгаклау чарасы. Фестивальнең кунагы - Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, шагыйрь, публицист, журналист Рүзәл Мөхәммәтшин. Чарада катнашучылар якташыбызның иҗаты белән танышты, автор башкаруында шигырьләр укуны зур кызыксыну белән тыңлады. Ә Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләренә язылган җырлар бәйрәмнең бизәге булды.