Президент грантлары фонды проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар һәм Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 гимназия укучылары өчен “Китапханә лабиринты” дип исемләнгән беренче экскурсия дәрес үткәрелде. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова балаларны китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеген белделәр. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмакларны бергәләп чиште. Шулай ук алар өчен “Три кота” (Өч мәче) дип исемләнгән, китапханә тормышын яктырткан мультфильм карау оештырылды. Соңыннан һәр балага “Китапханә кагыйдәләре” диа аталган брошюралар өләшенде.