13 нче сентябрь көнне “Наз” да ял итүче өлкәннәр Кукмара үзәк китапхханәсендә кунакта булдылар. Аларга китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы китапханә буенча экскурция үткәрде. Алга таба өлкәннәр “Туган төбәгеңне беләсеңме” дигән уен –викторинада катнаштылар.
Әлеге уен барышында өлкәннәр, туган төбәгебез Кукмара турында белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар. Уен барышында Кукмара турында викторинага җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Кукмараның төрле өлкәсенә караган конкурсларда бик актив катнаштылар. Әлеге уен барышында өлкәннәр үзләрнең Кукмара турында бик күп мәгълүматка ия булуларын күрсәттеләр, ә белеп бетермәгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар.