Районыбыз укытучылары Американы яулый

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Һәр илнең ачкычы – тел, телен белгән ил ачар. Хикмәтле, хак сүзләр. Бүгенге көндә исә чит телләрне өйрәнү өчен барлык юллар ачык. Теләгең генә булсын. Алган белемнәрне чит илләргә барып арттыру мөмкинлекләре дә тудырыла. Әйтик, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Education First” компаниясе белән берлектә эшләнгән “Татарстан Республикасы өчен инглиз теле” дигән проект инглиз теле укытучыларының квалификацияләрен күтәрүгә юнәлтелгән. Әлеге проект нигезендә быел Кукмара күппрофильле лицееның ике мөгаллимәсе –Ләйсән Белянина һәм Диләрә Семенова Англиянең Кембридж шәһәрендә белем эстәп кайттылар. Ә 4нче урта мәктәп укытучысы Рәмзия Зәкиевага Америка Кушма штатларының Бостон каласында июль ае буе  тәҗрибә туплау бәхете елмайган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International