Югары Өскебаш белән Битләнгердә юл төзелеше дәвам итә

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Быел юл төзелеше буенча районыбызда күләмле хезмәт башкарылды. Федераль программа кысаларында 6 торак пунктка – Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды- Кенә авылларына керү юллары төзелә.

Югары Өскебаш авылына 600 метрлы керү юлы төзелгән. Авыл фермасы янындагы сазлык та тәртипкә китерелгән. Битләнгер авылында юл эшләре хәзергә дәвам итә. Аны сентябрь аенда төгәлләргә исәплиләр. 1 километр 54 метрлы әлеге юлны төзекләндерү 21 миллион 256 мең сумга төшәчәк.

Районыбыз юлларын төзек хәлдә тоту өчен  быел 35 миллион сумлык эш башкарылган. Тагын 20 милллион сумлык төзекләндерү эшләре булачак. Күперләрне тәртиптә тоту өчен ел ахырына кадәр 1 миллион 379 мең сум акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International