19 сентябрьдә С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова экскурсия уздырды, «Көз-искиткеч вакыт» дигән уен – конкурс үткәрде. Ул балаларга көз айлары, аның билгеләре турында сөйләде, китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, кәгазьдә яраткан җиләк-җимеш һәм яшелчә рәсемнәрен буяды.