Бүген С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы республика проектының район этабы җиңүчеләрен һәм актив катнашучыларын бүләкләү булды. Чара башында китапханәче Гарифуллина Рәмзия балалар өчен «Балалар китабы һәм мин - аерылгысыз дуслар» дигән уен - конкурс үткәрде. Укучылар әдәби викторина сорауларына җавап бирде, төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште. Марафон активистлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
«Китапстан» проектында 400 укучы катнашты. Алар арасында Үзәк балалар китапханәсе һәм авыл филиалларының актив укучылары бар. Барлык эшләр дә кызыклы, эчтәлекле, матур рәсемле булып чыкты. Аларны бәяләгәндә укылган китапларның саны һәм күләме, көннәр саны, карта-юл күрсәткеченең оригинальлеге исәпкә алынды. Җәйге укулар марафоны ялларны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирде.