22 сентябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Фирдания Закирова С.А.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе балалар бакчасының балалары өчен «Данлы китаплар йорты» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китапханә кагыйдәләре белән танышты. Балалар әдәби геройлар турындагы табышмакларны чиште, төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, үзләрен курчаклар ролендә сынап карады һәм “Өч аю” әкиятен уйнады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.