22 сентябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Изгелек балачактан башлана» дигән әңгәмә-уен үткәрде. Әңгәмә барышында балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре турында белде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде. Балаларга кешеләргә яхшылык эшләү турында төрле ситуацияләр тәкъдим ителде. Алар “Изгелек агачы” на яхшы сүзләр язылган йөрәкләрне ябыштырды һәм “Яхшылык кояшын” җыйды. Чара ахырында балалар бармак курчаклары белән уйнады һәм “Теремкәй” әкиятен күрсәттеләр.