Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sport/kukmarada-raion-baslygy-kubogyna-futbol-iarysy-uza

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Анда Кукмара, Саба, Теләче, Нократ Аланы, Казаннан килгән уналты команда катнаша.

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза. Анда Кукмара, Саба, Теләче, Нократ Аланы, Казаннан килгән уналты команда катнаша.

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза

Уенчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләп, уңышлар теләде.

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповның сүзләренә караганда, бу уен быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Өч ел рәттән анда Нократ Аланыннан килгән команда өстенлекне бирмәгән һәм күчмә кубок аларда калган.

 

Быел уен нәтиҗәләре кем файдасына булыр, анысын соңрак белербез.

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза

Җанатар Ильмир Гыйләҗиев уен карага Сабадан килгән. Аның улы Саба командасында уйный икән. Ә үзе ул гомер буе медицина өлкәсендә эшләгән, яшь чакта футбол белән дә мавыккан.

«Кукмарага моннан дүрт ел элек „Яшьлек“ командасы белән Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелә торган турнирга килгән идек. Анда беренче урын алдык. Шуннан соң биредә бик еш булабыз. Быел да әлеге турнирда икенче урынны яуладык. Кукмарада спортка бик зур игътибар бирелә, төрле турнирлар да еш оештырыла. Уенны күзәтүе бик кызык, җанатып йөрәк кенә бетә. Бу тормышта үзеңнең күңелеңне үзең күрмәсәң, кем күрә, күңелле бит», — дип сөйләде ул.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International