«Диңгез чиксез зәңгәр океан» танып-белү сәгате

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 6в сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган «Диңгез чиксез зәңгәр океан» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар су асты дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте. Диңгез һәм океаннар турында кызыклы фактлар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, диңгез табышмакларын чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларны күзәту белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International