Кукмарада "Лизинг-грант", инновацион продукцияне җитештерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү турында сөйләштеләр

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина белән Арчаның эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Н. Сибгатовлар катнашты. Киңәшмә 2013 елда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программаларын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Кече бизнес вәкилләре “Лизинг-грант” программасы, инновацион продукцияне җитештерүне сафка бастыруны эшмәкәрлеккә ярдәм, җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарга субсидия түләү һәм башка сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International