29 сентябрьдә, "Пушкин картасы" проекты кысаларында, китапханәче Л.Р. Саттарова, Кукмара Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 гимназиянең 10 сыйныф укучылары өчен, «Туган якны беләсеңме?» исемле уен-викторина үткәрде. Чара башында алып баручы туган ягыбыз Кукмара, аның байлыгы, табигате турында сөйләде, безнең төбәкне данлаган танылган кешеләрнең биографиясе белән таныштырды. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Һәр команданың бурычы-мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Иң күп балл җыйган команда җиңүче дипломы, ә икенче команда актив катнашкан өчен грамотасы белән бүләкләнде.