29 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова “Терроризмсыз дөнья” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга терроризм барлыкка килү тарихы, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында сөйләде, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту белән таныштырды.