«Әбиләр һәм бабайлар турында» әдәби сәгать

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен өлкәннәр көненә багышланган «Әбиләр һәм бабайлар турында» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина балаларга олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләде, геройлары әби-бабайлар булган әдәби әсәрләр белән таныштырды. Балалар әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, В.Осееваның хикәяләрен  укыды. Чара  “Әбекәйнең туган көне” дигән мультфильм карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International