30 сентябрьдә Президент грантлары фонды проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә һәм «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәге базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чираттагы чара – тренинг узды. Китапханәчеләр Ләйсән Әхмәтова һәм Гөлнара Заһидуллина китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, өзекләр буенча әсәрнең һәм авторның исемен фаразлады, пазл җыйды. Алар фикеренчә, әдәби геройлар игелекле, тырыш булырга, дуслык кадерен белергә, комсыз булмаска өйрәтәләр. Чара проект кысаларында сатып алынган китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.