30 сентябрьдә Президент грантлары фонды проекты кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларның ата – аналары өчен үзәк китапханә базасында «Үсешләрендә тоткарлык туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү уңаеннан “Без үсештә бергә-бергә” дигән чара узды. Проект җитәкчесе Әхмәтова Ләйсән ата-аналарны проектның эчтәлеге, гамәлгә ашыру этаплары белән таныштырды. Психолог Гүзәл Яруллина әти-әниләре белән тренинг дәрес үткәрде, тәрбияләү, аралашу ысуллары, балалар өчен үстерелешле уеннар белән таныштырды.