“Татар Аргамагы” күргәзмәсән ачу

2023 елның 6 октябре, җомга

6 нчы октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә эшләячәк  “Татар аргамагы” күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Татарстан Республикасы  рәссамнар берлеге нияте белән оештырыла. Ул төрле рәссамнарның атлар темасына багышланган 29 картинасын эченә ала.

Күргәзмә ачылышына башкалабыз Казанннан,Татарстанның  рәссамнәр берлегеннән мөхтәрәм кунаклар, аны  оештыруда башлап йөрүчеләр килде.

Килгән кунаклар арасында рәссамнар: Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев, Владимир Николаевич Новиков, Нәҗип Нәкъкаш, Рафаэль Кәримуллин, эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевлар бар иде. Алар әлеге күргәзмә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Мингол Галиев тамашачыларга үзенең моңлы  җырларын бүләк итте.

Килгән кунаклар чыгышы районыбызның моңлы сандугачлары Ильяс Исламов, Зилә Зиннәтова, Алмаз Харисов, Диләрә Шакироваларның матур җырлары белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International