«Минем әтием - иң яхшысы» уен-конкурс программасы

2023 елның 13 октябре, җомга

13 октябрьдә - Халыкара Әтиләр көне алдыннан - С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Салават күпере» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен  Фирдания Закирова «Минем әтием - иң яхшысы» дигән уен-конкурс программасы үткәрде. Ул балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, билгеләп үтү тәртибе турында сөйләде, китаплар белән таныштырды. Онытылмаслык чара булды ул! Балалар әтиләренә карата әйтә торган ягымлы сүзләрне искә төшерде, табышмаклар чиште, «Әтиемнең һөнәрләре» дигән викторина сорауларына җавап бирде. Алар әдәби уеннарда һәм конкурсларда  катнашты, шигырьләр укыды, «Минем әтием» җырын җырлады, әтиләрен сурәтләгән  рәсемнәр ясады. Аннары барысы бергә бизибордларда һәм яктырта торган комлыкларда уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International