Кукмара Район мәдәният йортының Вахит авылы мәдәният йорты «Мәдәният йорты. Яңа формат» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны алды.
Райондашларыбыз конкурска «Клуб төрендәге авыл мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект» номинациясендә «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе» проектын тәкъдим итте. «Авылга да, шәһәргә дә» проектының авторлары – Айгөл Сафина һәм Нияз Кәримуллиннар.
Җиңүчеләрне шушы көннәрдә Мәскәүдә бүләкләделәр. Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная бүләкләү тантанасында билгеләп үткәнчә, бәйгенең популярлыгы елдан-ел арта
Министр урынбасары искәрткәнчә, бәйгедә «чын мәгънәсендә ихтыяҗ зур булган, мәдәният йортларына яңа сулыш өргән» проектлар билгеләп үтелә. «Мәдәният йорты – ул барыннан да элек кешеләр, без иң-иңнәргә ярдәм кулы сузабыз», - дип сүзен төгәлләде Преподобная.
2023 елда экспертлар игътибарына Россиянең 73 төбәгеннән 154 проект тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, «Клуб төрендәге авыл мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (җирлек дәрәҗәсе)», «Клуб төрендәге район яки шәһәр мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (муниципаль дәрәҗә)», «Клуб төрендәге төбәк мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (субъект дәрәҗәсе)» номинацияләрендә тугыз проект иң яхшысы дип табылды.
Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрне составында мәдәни-ял өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр булган эксперт советы билгеләгән.