«Татар халкының күңел бизәкләре» тәрбия сәгате

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Татар халкының күңел бизәкләре» дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина татар халкының милли бизәкләре турында сөйләде, чигелгән сөлге, элек кызлар иңен бизәгән ефәк шәлне күрсәтте. Балаларны татар милли костюмы – камзул, читекләр, түбәтәй, калфак, хәситә, күкрәкчә белән таныштырды. Милли киемнәрдәге детальләр турында сөйләде, бизәнү әйберләре, ир-ат һәм хатын-кызларның киенү рәвешләре, татар халкының көнкүреше турында сөйләде. Балалар татар халык әкияте буенча эшләнгән “Камыр батыр” мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International