27 октябрьда С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Президент грантлары фонды проекты кысаларында китапханәчеләр Ләйсән Әхмәтова һәм Гөлнара Заһидуллина мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Оста да без, дус та без, шаян була беләбез» дигән мастер-класс үткәрде. Пластилин белән эшләүдә балалар күзаллау байлыгын күрсәтте, төрле фигуралар ясарга, төсләрне катнаштырырга өйрәнде. Барлык эшләр дә матур һәм кызыклы килеп чыкты. Аннары бергәләшеп бизибордлар һәм яктыртыла торган комлыкларда уйнадылар, үзләрен курчаклар ролендә сынап карады. Бизиборд - иң файдалы уенчыкларның берсе. Анда күп кенә детальләр һәм элементлар бар, алар хәрәкәт итә, ачыла һәм ябыла, кычкыра, әйләнә, тавыш чыгара ала. Мондый шөгыльләр тырышлык, сабырлык, игътибарлылык тәрбияләргә ярдәм итә, кул моторикасын, балаларның иҗади һәм танып белү активлыгын үстерә.