27 октябрьдә Президент грантлары фонды проекты кысаларында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларның ата – аналары өчен үзәк китапханә базасында «Балагызның эмоциональ үсеш үзенчәлекләре» дигән әңгәмә узды. Психолог Гүзәл Яруллина әти-әниләрне тәрбия, аралашу ысуллары белән таныштырды, психологик һәм әхлакый сыйфатларын исәпкә алып, балага индивидуаль якын килү юлларын табарга өйрәтте.