Кукмара районында 800 гектарда кукуруз җыелган

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Районыбыз кырларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 800 гектарда кукуруз җыеп алынган, аннан 10 мең тоннага якын силос салынган. “Урал”, Вахитов исемендәге, “Восток” хуҗалыкларында бәрәңге алу бара, һәр гектардан уртача 180-200 центнер уңыш чыга. Көзге җир эшкәртү дәвам итә, бу мөһим чара 16 мең гектарда башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International