14 сентярьдә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр. Район халкы кишер, чөгендер, суган-сарымсак, бәрәңгене аеруча үз итте. Укучылар килограммы 50 сумнан утырту суганы, гөлҗимеш тә саттылар. Кул эшләнмәләренә дә сорау зур булды. Балалар әзерләгән концерт та район халкының күңеленә хуш килде, ярминкәдән һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.