Тематик сәгать “Бөек татар җырчысы - Рәшит Ваһапов”

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен,  бөек татар җырчысы, ТАССР ның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган “Бөек татар җырчысы - Рәшит Ваһапов” дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрде. Китапханәче,    компьютер презентациясе ярдәмендә,  җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында, ял итүчеләр Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фаттовның “Рәшит Ваһапов” дигән китабыннан өзекләр тыңладылар. Р.ВаҺапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар  бәйгесе нәтиҗәләре  белән танышып үттеләр. Биредә дәваланучы Ильгамов Харис җырчы Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Нурия”, “Умырзая” көйләрен гармунда уйнады, калган ял итүчеләр гармунга кушылып матур итеп җырларны башкардылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International