Ял итү сәгате: “Ана – бөек исем”

2023 елның 17 ноябре, җомга

16 ноябрьдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да ял итүче  пенсионерлар өчен, “Ана – бөек исем” дип исемләнгән ял итү сәгате уздырды. Валентина Геннадиевна ял итүче хатын-кызларны әниләр бәйрәме белән җылы котлады һәм кызыклы конкурс программасы үткәрде. Ял итүчеләр “Разминка”,  “Әби базарда”, “Әниләр көне” дигән викторинада катнаштылар, әниләр турында мәкальләр сөйләделәр, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында җырлар җырладылар. Очрашу күңелле, җылы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International