20 ноябрьдә Үзәк китапханәдә үткән «Нюрнберг процессы: агрессия өчен түләү» тарих сәгате Нюрнберг процессының 77 еллыгына багышланды. Чарада Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 10 сыйныф укучылары катнашты.
Алып баручы баш китапханәче Гарипова Л.Д. хәрби җинаятьчеләр өстеннән суд процессының тарихи әһәмиятен ачты, "Халыклар суды" кабул иткән карарларның бүген дә Нюрнберг процессы темасы - дөньяның фашизмны ничек җәзалавы һәм без Җиңүнең безгә нинди җиңел булмаган бәя бирелгәнлеген истә тотарга тиешлегебез күрсәткече булуын ассызыклады.
Чараны Дахау концлагере турында күрсәтелгән документаль фильм, «Нюрнберг» исемле кинодан өзекләр һәм слайд күрсәтү тулыландырды. Укучыларның күз алдына фашист явызлыкларының коточкыч картиналары килеп басты.
Алып баручы Нюрнберг процессы турында кайбер кызыклы фактларны ачты.