17 ноябрьдә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә- 4 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Хокукларга хакым бар» дигән танып - белү сәгате үткәрде. Чарада балалар кешегә тумыштан бирелә торган төп хокуклар турында белде. Кеше хокуклары турында декларация һәм бала хокуклары турындагы Конвенция белән танышты.