«Зирәклек дөньясына сәяхәт” китапханә дәресе

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә -4 нче мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Зирәклек дөньясына сәяхәт” дигән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китап иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, китапханә заллары белән таныштылар. Үзләре өчен яңа булган абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж сүзләренең асылына төшенделәр. Укучылар шулай ук кирәкле китапны эзләп табарга өйрәнделәр, китапханә кагыйдәләрен белделәр. Балалар өчен «Әкияттә кунакта» дигән викторина сорауларына җавап бирү, журналлар һәм китаплар карау, табышмаклар чишү  кызыклы булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International