Мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсендә һәр номинация буенча баллар куелып, җиңүчеләр билгеләнде.

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Балалар бакчалары арасында беренче урынга 8нче номерлы “Гөрләвек”, 2нче номерлы “Чулпан” балалар бакчалары чыкты. Икенче-өченче урыннарны 6нчы номерлы “Салават күпере”, 4нче номерлы “Ләйсән”, Купка авылы, 10нчы номерлы “Ромашка”, 9нчы номерлы “Миләшкәй”, Сазтамак авылы балалар бакчалары бүлеште.

Башлангыч мәктәпләр арасында беренче урын – Янсыбы, икенче урын – Аш.Буҗи, өченче урын Сазтамак мәктәбенә бирелде.

Урта мәктәпләрдән 4нче мәктәп – беренче, 1нче гимназия, Байлангар мәктәбе – икенче, Манзарас, Ош.Юмья, Ядегәр мәктәпләре өченче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International