Район башлыгы һәр тармакка мөһим бурычлар куйды

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

         Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин уздырган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз җылылык челтәрен тулысынча хәзерлек сызыгына куеп, сынап карау, районда бара торган төзелеш эшләрен – Олыязда урта мәктәп, Ныртыда һәм Түбән Өскебашта полиция йортлары, поселокта күпкатлы йортлар, футбол кыры, төрле участокларда юл төзелешләрен дәвам итү, сыйфат дәрәҗәсенә игътибарны арттыру, Өлкәннәр көненә хәзерлек турында барды. Ә авыл хуҗалыгында кукурузны җыеп, силос салу, җир эшкәртү, терлекчелектә продукция җитештерүне арттыру бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International