Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

      20 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк. Адресыбыз: Кукмара, Ленин урамы, 15 йорт, район Советы бинасы, 1 кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе.

Нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы – 8дән 9 сәгатькә кадәр;

Нотариус Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы -  9дан 10 сәгатькә кадәр;

Нотариус Миндубаева Роза Ногман кызы – 10нан 11 сәгатькә кадәр;

Адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы – 11дән 14 сәгатькә кадәр.

Район прокуроры урынбасары Сәмигуллин Ришат Рамил улы – 14 сәгать-16 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International