Әдәби сәгать “Сөембикә” журналына 110 ел”

2023 елның 22 декабре, җомга

 

21 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк катапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, “Сөембикә”нең юбилеена багышланган “Сөембикә”журналына 110 ел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Сөембикә”, “Азат хатын” төркемнәренә бүленеп  кызыклы биремнәр үтәделәр. Якташ шагыйрә ,”Көзге ташу” китабының авторы Розалия Яппарова шигырьләрен укыды. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкаруында моңлы җырлар  яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International