Үзәк китапханәдә яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруда «Китаплар һәр чорга» проекты кысаларында А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен «Яңа китаплар укыгыз» исемле Библиокомпас үткәрелде. Китапханәче кеше тормышында китапның роле, яңа әдәбият алу ысуллары турында сөйләде, заманча әдәбиятка күзәтү ясады