"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең “Яңа елга ак теләкләр ” исемле утырышы

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

 

28 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган "Яңа елга ак теләкләр "дип исемләнгән очрашуы булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International