"Яшел дулкын" акциясендә катнаш һәм бүләк от

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

“Хезмәт даны “ газетасы редакциясе Кукмара поселогында яшәүче газета укучылар арасында  йорт яны тирәләрен, урамнарны яшелләндерү буенча “Яшел дулкын” акциясе игълан итә.  Аның максаты - әйләнә-тирәбезне  мөмкин кадәр яшелрәк, матуррак итү.

 Акция  20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йорт яны тирәләренә,  бакча башларына, урамнарга  иң күп агач-куаклар ( юкә, миләш, балан  һәм башкалар) утырткан өч гаиләгә редакциянең бүләкләре –  көнкүреш техникасы, танылган артистлар концертларына  билетлар  тапшырылачак.

 Акциядә катнашу өчен  агачлар утырткан вакытны, өй  фонында гаилә белән төшкән фоторәсемнәрне ( 3 данәдән ким түгел)  утыртылган агачлар санын  күрсәтеп редакциянең электрон адресына hezmat_dani@mail.ru җибәрергә кирәк. Флешка белән редакциягә китерергә дә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International